Мәгълүмат сәгате
Китапханәдә "Газета-журналлар укыйбыз" дип аталган мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче китапханәгә килә торган вакытлы матбугатка күзәтү ясады. Газета-журналлар укучыларга әйләнә-тирәдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат бирәләр, кызыклы фактларны, вакыйгаларны, мәгълүматларны яктыртылыр. Безне кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр, Безнең китапханәдә баалаларда "Непоседа" журналы зур кызыксыну уята. Ул иң матур балалар журналыныж берсе булып тора. Анда бик күп мавыктыргыч биремнәр, гыйбрәтле әкиятләр һәм хикәяләр тәкъдим ителә. Шулай ук һәр журналда өстәл уены, башваткычлар һәм ребуслар, кроссвордлар һәм табышмаклар бар.