Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Әдәби сәгать

   Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга карата китапханәдә язгы каникул вакытында балалар белән "Тукайның әдәби дөньясы" дип аталган әдәби сәгать үтте. Чара барышында балалар шагыйрьнең биографиясе, тормышыннан кызыклы фактлар, иҗаты, бөек әсәрләре белән таныштылар. Шагыйрьнең туган тел, туган ил, гади халык тормышы темасына багышланган шигырьләрен кычкырып укыдылар. Чарага "Без Тукай оныклары" дип аталган балалар әсәрләреннән торган  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.