«Балачак-иң рәхәт чак» -Балалар Сабантуе
Җәй уртасында авылыбызның иң ямьле урыны -Алма бакчасында балалар Сабантуе үткәрдек. Кайсы велик, кайсы самокат, кайберләре әби -бабай, әти-әнисе белән машинада 50ләп бала килде мәйданга. Бәйрәм милли уеннар: капчыкта сикерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү,көянтә-чиләк белән су ташу ярышы һ. б.белән үрелеп барды. Фәтхелгаян абый әзерләп килгән таякка боҗра ыргыту уенында бик кызыксынып башкарды балалар. “Кульяулык салыш”,”Ак кирәк,күк кирәк” уеныннарын да балалар яратып уйнадылар.Мәчет ярдәме белән балаларга, уеннарда катнашканнары өчен, төрле призлар бирдек.Җигүле ат арбасына утырып, балаларның түгәрәк әйләнүләре аерата сөенечле күренеш булды.
Соңыннан җәймәләргә утырып балаларны кайнар коймак, тәмле ризыклар белән кунак иттек.Әти-әни, әби-бабайларны да үз күчтәнәчләре, кайнар коймаклар белән чәй эчерттек. Бәйрәм бик күңелле узды,балалар кәнагать калдылар.