"Җәйге каникуллар: куркынычсызлык кагыйдәләре» әңгәмә-кисәтү
Җәйге каникулларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча балалар өчен “Җәйге каникуллар: куркынычсызлык кагыйдәләре” исемле әңгәмә- кисәтү оештырылды. Яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк соң? дигән сорауларга жавапны ,Зәй шәһәренең район җәза үтәтү инспекциясенең өлкән инспекторы Рушат Бахтевалиев,полиция лейтенанты Ходжаева Татьяна белән бергәләп эзләдек.
-”10 иптәшең кыңгыр эшкә тартылганда,берсе каршы килә икән,шул иптәшегезне тыңлагыз.Ә инде тыңларга теләмәсәгез,1 иптәш аларга кушылмасын”-дигән үтемле киңәшләр әйтте Рушат Рәшитович.
Чарабыз кунаклары “Сәламәт яшәү рәвеше ” темасына тукталып, кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы факторлар турында да күп кенә мисаллар китерделәр.