«Җәйләр җылы китап белән»табигатьтә әдәби сәгать
Җәй, китап белән җылы! Җәйге каникуллар - иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. Тәмле буяу исләре килеп торган яңа китаплар,журналлар белән танышу - укучылар өчен бәйрәм. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта - аларны тотып карыйсы, укып карыйсы килә. Чираттагы чарада китап укучылар яңа китап белән ачык һавада таныштылар.Балаларны Рифат Сәләхнең “Кошлар әлифбасы”, Дания Нәгыймнең”Ярый әле мин бар!” дигән китаплары белән таныштырып, бергәләп кычкырып укыдык.Китапта нәни укучыларыбыз кошлар белән дә,әлифба белән дә таныштылар.Шулай ук көндәлек тормышыбызда була торган кызыклы вакыйгаларны үз эченә алган шигырьләр тупланмасы балаларга бик охшады,бергәләп фикер алыштык.