Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Мәңге сүнми торган хәтер»батырлык сәгате

Бүген китапханәдә, 22 июньдә, иң кайгылы көннәренең берсендә, без балалар белән Бөек Ватан сугышы башланган көнгә карата батырлык сәгате  үткәрдек. Әлеге көн тарихы турында укучыларны таныштырып,һәйкәл янында исә сугышчыларның батырлыгы, аларның тынычлык өчен көрәше, сугыш авырлыклары турында сөйләштек. Балалар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, бер минут тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар. Әлеге очрашу балаларда Ватанга мәхәббәт, горурлык һәм хәтер хисе тәрбияләсен иде.