«Сәламәтлек юлы буйлап алга»фестиваль-конкурс
Укучылар өчен сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан ел саен сәламәтлек фестивале уздырабыз.
Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре оештырган , китапханәләр арасында «Сәламәтлек юлы буйлап алга!»район фестиваль-конкурсына быел да бик теләп кушылдык.
Аксар авылы китапханәсе фестиваль-конкурска кушылып, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга багышланган чара уздырды. Чарада 13 бала катнашып ,”Сәламәтлек аланында” тәрбияви һәм эчтәлекле тамаша күрсәттеләр. Сәхнәләштерелгән күренештә компьтерга береккән малайны ,сәламәтлек аланына алып чыктылар, сәламәтлекләрен ныгытырга булыштылар.Театрда катнашучы балалар һәрберсе үз рольләрен бик оста башкардылар.
Фестиваль күргәзмәләр белән таныштырудан башланды. “Шигырьләрдә сәламәтлек турында”дигән бүлектә, катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше темасына шигырьләр укыдылар.
Рус язучылары һәм аларның әдәби геройлары тормышында “Кулинария һәм спорт сәламәт булу-шәп!”темасына укучыларны аларның берничәсе белән таныштырып үттек.
“Сәламәтлек рецепты” бүлегендә исә, чарада катнашучыларны файдалы гына түгел, ә тәмле дә булган витаминлы салат рецепты белән таныштырдык.
Бәйрәм ахырында китапханәләр челтәре җитәкчесе Сәрия Миннегалиевна, балаларга бу тормышта иң мөһиме сәламәтлек икәнен тагын бер кат искәртте.