Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Сугыш турында китап укыйбыз» Халыкара акция

Бөек Җиңүнең 81 еллыгына карата «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз»XVII халыкара акциясендә Аксар авыл китапханәсе дә катнашты. Акцияне оештыручы-Самара өлкә балалар китапханәсе.4-9 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдык.Чара өчен :“Хәтер...Китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Халыкара Акция кысаларында бөек Ватан сугышы турындагы китапларга күзәтү ясалды.
  Юрий Корольковның “Лёня Голиков” хикәясен, Самуил Маршакның шигырләре укылды. И.Газиның”Йолдызлы малай”хикәясен бергәләп укыдык. Сугыш вакытындагы балалар батырлыгы турындагы хикәядә, 12яшьлек Илгизәрнең батыр рухлы, куркусыз,кыю малай икәнлеген белдек. Әсәр буенча балалар белән бергәләп фикер алыштык.