Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Милләтләр бердәмлеге- Россиянең куәте”- китапханә төне Акциясе

2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Бөтенроссия “Китапханә төне-2026” акциясе кысаларында “Милләтләр бердәмлеге- Россиянең куәте” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате оештырды. Очрашуда катнашучылар Россиядә яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән якыннан таныштылар.

Китапханә төнендә укучылар “Бердәмлектә безнең көч”дигән  китап күргәзмәсе белән якыннан танышып, кызыксынган  сорауларына җаваплар таптылар. Төрле милләт вәкилләренең кыюлыкка, игелеклелеккә, намуслылыкка, кунакчыллыкка, ярдәмчеллеккә өйрәтүче хикәяләрен, шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.