"Тукай әкиятләре һәм шигырьләре дөньясы" иҗади конкурс
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре дөньясы» иҗади конкурсына Аксар китапханәсе дә теләп кушылды. Чара шагыйрьнең иҗади мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән күп кенә якты вакыйгаларны үз эченә ала. «Тукай дөньясына сәяхәт» кичәсе тематик экспозицияләр белән тулыландырылды. Чарада «Тукай яши безнең күңелләрдә» дигән китап күргәзмәсе, “Планета поделок”түгәрәгенең төрле материалдан эшләнгән әкият геройлары күргәзмәсе, Тукай әкиятләре һәм шигырьләре белән рухландырылган «Рәсемнәрдә Тукай геройлары»исемле рәсем күргәзмәләре тәкъдим ителде.
Чара милли көй астында шагыйрьнең “Туган авыл” шигыре флешмобы белән башланды.
«Тукай тавышы төрле телләрдә» Ачык микрофон номинациясен дәвам итеп, китапханәнең актив укучылары Руфинә Ногманова, Диана Миронова һәм Гөлнур апа Әхмәтҗановалар башкаруында шагыйрьнең «Кошларга» «Карлыгач»,«Ана догасы»шигырьләре яңгырады.Алып баручы кызлар: Тимерханова Софья белән Хабибуллина Илмиралар матур итеп кичәне башлап җибәрделәр.
Бәйрәм балаларның театраль чыгышы белән дәвам итте, Габдулла Тукайның яраткан әкият,шигырь геройларын балалар(Зиннатов Азамат, Давлетов Марсель, Абзалова Ләйлә, Абзалова Зилә, Иванова Вероника, Баязитов Саша)зур осталык белән башкардылар.Дәү Әнигә(Флүрә Гиниятова башкаруында) кунакка килеп, аның моңлы“Бишек җыры”н тыңлаганнан соң бергәләп «Туган тел» гимны башкарылды.Җыр барлык катнашучыларны һәм кунакларны туган телгә һәм бөек шагыйрьнең иҗатына хөрмәт һәм мәхәббәт хисендә берләштерде.