«Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!»конкурслы бәйге
Каникулның соңгы көнендә мәдәният йортында-фойеда “Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!”дигән бәйге оештырдык.Төрле конкурслардан торган бәйгене, танышудан башлап җибәрдек.
”Татлы сүзләр”конкурсында әбиләр,оныклар бер-берләренә иркәләү сүзләре әйттеләр.
“Мәкальнең яртысын дәвам ит!” конкурсында тапкырлык,зирәклелек сыналды.
Шулай ук табышмакларга да бик төгәл җаваплар алынды.
Бирелгән биремнәрне мимика ярдәмендә күрсәтү бик кызыклы килеп чыкты.
Белемнәрне тикшерү өлкәсендә саналган сорауларга да,кунаклар бик тулы җаваплар бирделәр.
“Үзеңнекен тап!” бәйгесендә исә, әбиләр үз оныкларын,ә оныклар әбиләрнең кулларыннан үз әбиләрен таптылар.
Бәйрәмне татар халкының яраткан уеннарын уйнап дәвам иттек.(”Без,без,без идек”, ”Ак кирәк,күк кирәк”һ.б.)
Конкурслы бәйгедә Дуслык җиңде,соңыннан балалар белән бергәләп чәй эчтек.