”Милли моңнар”шигъри сәгать
Өлкән сыйныф укучылары өчен, китапханәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чираттагы «Тукай пәнҗешәмбесе» уздырылды. «Тукайны бергәләп укыйбыз» Республика проекты кысаларында узган очрашу, балалар һәм өлкәннәрне берләштерде. Китапханәче кунакларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Балалар татар телендә «Милли моңнар» дигән матур көйне кызыксынып тыңладылар, аннары Тукайның әлеге шигырен нәфис сүз остасы,ветеран укытучы Гөлнур апа Әхмәтҗанова кычкырып укыды.