Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Сайрар кошларны каршылап» викторина

Балаларның язгы каникулында кошлар көне уңаеннан, алар  турында күбрәк белү һәм кызыксыну,канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатыннан, китапханәдә «Сайрар кошларны каршылап» дигән уен-викторина уздырылды.

Укучыларны кошлар турында кызыклы фактлар белән таныштырып,аларның нинди файда китерүләре турында бергәләп фикер алыштык,”Кызыл китап”ка кергән сирәк кошлар белән таныштырдык.

Уен-ярышта укучылар,тапкырлар бәйгесендә көч сынашып, табышмакларга, сорауларга җавап таптылар.”Кошларны тавышларын тану”уенында да бик теләп катнаштылар. Карандаш белән төрле кошлар рәсемен ясау конкурсында шулай ук командалар тигез ярышты.”Очалар-очалар” уенын бик яраталар балалар.

Ә кошлар нишлиләр? дигән биремдә,укучылар һәрбер кошның тавышын атадылар.(мәс.: күгәрчен гөрли,карга каркылдый,тукран тукылдый  һ.б.)