Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Китап иле – серле дөнья»әдәби кунакханә

Ел саен язгы каникуллар вакытында илнең барлык китапханәләрендә искиткеч бәйрәм- “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” уза. Балалар китабының иң беренче атнасы Мәскәүдә 1943 нче елның мартында Колонналар залында уза. Бөек Ватан сугышы бара, әмма олылар бу авыр вакытта балалар өчен матур бәйрәм оештыралар. Шуннан бирле балалар китабы атналыгы яхшы традициягә әверелә.

Аксар авыл китапханәсендә дә укучылар игътибарына «Китап иле – серле дөнья»дигән әдәби кунакханә тәкъдим ителде.

Балалар кызыклы, мавыктыргыч хикәяләр, әкиятләр, фантастика һәм яңа матур әдәбият белән таныштылар.«Тәгәри китте йомгагым...»  дигән кызыклы әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, яраткан китаплар, геройлар, язучылар турындагы сорауларга  җаваплар бирделәр.