Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Башваткычлар илендә» зирәклеккә уеннар

Язгы каникул көннәрендә балаларның ялын файдалы итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар үткәрелә.Шундый чараларның берсе «Башваткычлар илендә»уен чарасы.

 Китапханәче укучыларга башваткычларның - кешенең тапкырлыгын, белемен сынаучы уен икәнлеген аңлатты.  "Башваткычлар илендә" интеллектуаль уенда  балалар башваткычларның төрләре белән таныштылар. Төрле башваткыч жанрлар бар, мәсәлән, кроссворд, сүз эзләү табышмаклары, сан табышмаклары,ребуслар,логик һәм шаян биремнәр.

 Балалар сорауларга бердәм җавап бирделәр, журналлардагы  кроссворд-сканвордлар, ребусларны бик теләп  чиштеләр.

Шулай ук кызлар һәм малайлар шахмат-шашканың мавыктыргыч дөньясына чумдылар, төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар уйнадылар.