З.Кадырованың «Урланган яшьлек»әсәре буенча китап укучылар конференциясе
Китапханәдә З.Кадырованың«Урланган яшьлек»китабы буенча укучылар конференциясе узды.Китапханәче язучының кыскача биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштырды. «Урланган яшьлек » — авторның җиденче китабы. Язучы төп геройлар аша укучыга кешенең тормыш юлында очрый торган төрле кичерешләрен җиткерергә омтыла.Чарада ачык дискуссия, китапның төп темалары һәм персонажлары турында фикер алышу һәм китаптан өзекләр уку булды.Төп герой Зөһрәнең үз бәхетенә килеп җиткән язмышы турында бергәләп фикер алыштык.