Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«Китаплы гаилә- бәхетле гаилә»

Халыкара гаилә көне- иң якты бәйрәмнәрнең берсе -15 май көнне билгеләп үтелә. Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаиләнең терәге ир-ат, әти кеше. Ә әни кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз баласына бирә. Ни генә булмасын, кеше шул гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Шул уңайдан, китапханәдә, «Китаплы гаилә- бәхетле гаилә» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе куелды.

Бәхет кайда? Минем өчен

Ул бары янда гына.

Әтиле -әниле булу-

Зур бәхет була миңа.