Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«Туган якка кошлар кайта!»

«Туган якка кошлар кайта» дип аталган күргәзмә куелды. Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан безне сагынып кайта башладылар. Кошларны күзәтү нинди күңелле!  Кошлар безнең ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Без дә аларны каршы алырга әзерләнеп-оялар ясап көтеп алабыз. Канатлы дусларыбызны- ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.