Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«Яшәүнең үзеннән көч алам»

Шәмсия Җиһангирова иҗаты буенча «Яшәүнең үзеннән көч алам» дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Аның иҗаты күңел матурлыгы һәм җылылык белән сугарылган. Шәмсия Җиһангирова-лирик күңелле һәм романтик рухлы шагыйрә. Аның китаплары укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителә, композиторлар аның шигырьләренә матур җырлар яза.