«И минем җандай кадерлем, И җылы, тере телем!»
Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәдә
«И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!»
дигән исем астында әдәби сәгать узды. Туган тел көне турында сөйләнде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды. Китап укучыларыбыз туган тел турында үз фикерләрен әйтеп, мисаллар китерделәр. Туган тел җыры белән әдәби сәгатебезне тәмамладык.