"Сәламәтлек - зур байлык"
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк.
Безнең китапханәдә даими сәламәтлек турында китап күргәзмәсе эшләп тора. Бүген дә китапханәче балаларга тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе сәламәтлек икәнен аңлатты.