Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Күңелле каникуллар

"Күңелле каникуллар!"
Язгы каникуллар чорында китапханәбез шау гөр килеп тора. Укучыларыбыз китапханәдә вакытларын файдалы уздыралар.
Каникулларны китапханәдә үткәреп, балалар яхшы таныш һәм яңа әдәби геройлар белән очрашулардан уңай тәэсирләр алалар, яшүсмерләр аралашу күнекмәләрен яхшырталар, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр. Бүген балалар китапханәдә китаплар укыдылар, ребуслар чиштек, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Китапханәбездә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала. Рәхим итегез!