Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Кошлар - безнен дусларыбыз"

Китапханәче балалар белән “Кошлар - безнең дусларыбыз», дип аталган әңгәмә үткәрде. Кошлар безнең ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке.
Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ләкин без аларны каршы алырга әзерме соң? Без алар өчен оялар ясадыкмы әле? Ә бит алар безне сагынып кайталар.
Кошларны күзәтү нинди күңелле! Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк