Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

“Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!”

 Милләтебезнең йөзек кашы, даны дөньяның бөтен кыйтгаларына таралган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгына багышлап китапханәдә балалар белән “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!” дигән кычкырып уку сәгате оештырылды. Китапханәче Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында Тукайның балачагы турында сөйләнде,аның шигырьләре,әкиятләре, мәсәлләре кычкырып укылды.

 Балалар бик теләп, сәнгатьле итеп Тукаебызның шигерьләрен укыдылар. Тукайны укыган саен аның бөеклегенә таң каласың. Ул чынлап та татар шигриятенең классигы. Гади генә язылган кебек иҗат җимешләрендә, уйланган кешене уйландырырлык күпме мәгънә салынган.