Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

«Бергәләп укыйбыз» «Пар ат»

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек шагыйрь буларак кереп кала. Кыска гына гомер кичергәннән соң, Тукай гаять зур мирас калдыра, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт Тукайның  балалар шигырьләрендә һәм әкиятләрендә туа. Аның әсәрләре балаларны эшкә өйрәтә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә, шулай ук өлкәннәр дә кызыксынып укый. Менә йөз елдан артык инде һәр бала яраткан татар шагыйренең әсәрләрен кызыксынып укый, хәтта аларны яттан белә. Чара татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана. Шагыйрь әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар Г.Тукайның «Пар ат»әсәрен кычкырып укыдылар.