Путешествие в страну книг «Китапханә-серле дөнья»
Киң ишекләребезне ачып, без һәр баланың китап дөньясына беркатлы, шат йөз белән килүләрен көтеп алабыз. Бүген дә шулай булды.
Укучылар үзләренең беренче экскурсияләрен нәкъ менә безнең серле дөньябызда ясадылар.
Аларның һәрберсе, күзләрендә соклану, кызыксыну балкып, китапханәнең бай һәм гаҗәеп дөньясына чумды.
Укучыларыбызны китапханәче үзе каршы алып, экскурсиябезне аларның китапханә белән танышуыннан, китапларны дөрес куллану һәм китапханәдә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләреннән башланып китте.
Без аларны яңа китаплар белән таныштырдык, аларның эчтәлегенә кыскача күзәтү ясадык. Укучылар яраткан китаплары турында сөйләделәр. Иң күп игътибарны яңа китаплар, энциклопедиялар һәм хайваннар турындагы китаплар, нәниләр өчен журналлар җәлеп итте.
Без аларга китапларны ничек сайларга, аларны ничек сакларга өйрәттек.
Матур традициябез буенча, һәр бала китапханәнең тулы хокуклы укучысы булды.
Китапханә - серле дөнья икәненә төшенеп, канәгать һәм матур хатирәләр белән кабат килергә вәгъдә биреп таралыштылар.