"Әнием - күз нурым"
Кадер авылы мәдәният йорты белән китапханә берлектә "Әнием - күз нурым" дип аталган, Әниләр көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә уздырды. Кичәдә зурлар белән беррәттән балалар да чыгыш ясады. Әниләр турында матур шигырьләр, җырлар һәм биюләр яңгырады. Кичә бик күңелле үтте.