"Тукай әкиятләре һәм шигырьләре дөньясы" иҗади конкурс
Имэнлебаш авыл китапханәсендә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чара узды. Ул «Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре дөньясы» иҗади конкурсы кысаларында узды һәм шагыйрьнең иҗади мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән күп кенә якты вакыйгаларны берләштерде.
Бәйрәм рухын тематик экспозицияләр тулыландырды. Чарага «Габдулла Тукай - сунмэс йолдыз» дигән китап күргәзмәсе, ташландык материалдан эшләнгән әкият геройлары күргәзмәсе, Тукай әкиятләре һәм шигырьләре белән рухландырылган «Без - Тукайлы халык»рәсемнәре тәкъдим ителде. Чарага Тукайның Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Кэжэ белэн Сарык әкияти персонажлары кунакка килде. Ачык микрофон номинациясе кысаларында китапханәнең актив укучылары, өлкәннәр һәм балалар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады.
"Туган авыл», «Карлыгач», «Бала белән Күбәклэк» шигырьлэре укылды. «Бишек җыры»һәм «Пар ат» жырларын кунаклар рәхәтләнеп тыңладылар.
Чара бергәләп «И туган тел» гимны җырын башкару белән тәмамланды, ул барлык катнашучыларны һәм кунакларны туган телгә һәм бөек шагыйрьнең иҗатына хөрмәт һәм мәхәббәт хисендә берләштерде.