Верхне-Шипкинская сельская библиотека - филиал № 12

Фестиваль- конкурс "Сәламәтлек юлыннан алга"

 Китап укучылар, килгэн кунаклар "Саулык - зур байлык", “Мы за ЗОЖ”- китап күргәзмәләре, шулай ук балалар очен "Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз" - рәсем бәйгесе буенча кургәзмә , "Сәламәт булыйм дисәң"  китапханә квилты, , буклетлар , стендлар белэн таныштылар. Балалар сәламәтлек, сәламәт яшәу рәвеше турында сорауларга жаваплар бирделэр.Шамсетдинов Әмир сәламәтлек турында шигырь сөйләде. Скетч “Электричкада” һәм Габдулла Тукай әсәрләренең геройлары катнашында “Шүрәле спортта" дип аталган әкият сәхнәләштереп күрсәтелде. Бәйрәмебез кунагы шәфкать туташы Наталья Алексеевна  балаларга начар гадәтләр, аларның зыяны турында сөйләде. Китапханәче Язилә Гилязетдинова әзерләгән “Яхшы һәм начар гадәтләр“ дип аталган мультфильм күрсәтелде.

Рамилә Зиатдинова "Аш-су сәхифәсендә" чәй табынына файдалы һәм бик тәмле ризык әзерләде.

Бәйрәмебез  "Сәламәт булу бик шәп"  флешмобы белән тәмамланды.