Гөлшат Мөхәмәтшинаның «Алтын хәзинә» комедиясен сәхнәләштерү.
Районкүләм театр фестивалендә Гөлшат Мөхәмәтшинаның «Алтын хәзинә» комедиясен тәкъдим итүдә зур тырышлык куйган, рольләрен җиренә җиткереп, оста һәм талантлы башкарган кызларыбызга Рамилә Зиатдиновага, Язилә Гилязетдиновага, Гөлнара Нуретдиновага, Гөлшат Бариевага Гөлсинә Гыйлаевага могҗизалы уеныгыз өчен рәхмәтебез чиксез! Һәрберегез үз ролегезгә җан өрдегез, образларыгызны шулкадәр оста, матур һәм табигый итеп тапшырдыгыз. Сезнең талант, тырышлык һәм сәхнәгә мәхәббәт аркасында безнең чыгышыбыз чын бәйрәмгә әверелде. Жюри әгъзалары сезнең уенга сокланды. Иҗади юлыгызда тагын да зур уңышлар, яңа рольләр һәм алкышлар телибез!