Балалар Сабантуе
Бездә бүген балалар Сабантуе үтте! 2 июнь көнне мәдәният йорты каршында узган бәйрәмдә 30дан артык бала катнашты. Чарада милли уеннар: таяк тартышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомыркны кашыкка куеп йөгерү, батырлык сынаулары булды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Балалар күңелле вакыт үткәрде, тәмле күчтәнәчләр һәм туңдырма белән сыйланды. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт!