" Хокук бозу.Җинаят һәм үсмер"- профилактик әңгәмә
Табигатьтә – әңгәмә, күңелдә – тәртип
23 май көнне китапханәче ,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, үсмерләр өчен табигатьтә профилактик әңгәмә үткәрде. Тема бик җитди: «Хокук бозу. Җинаять һәм үсмер».
Әңгәмә гадәти кабинетта түгел, ә табигатьтә оештырылды. Ни өчен?
Табигать балаларны ача, куркуларын бетерә
Лекция урынына – ышанычлы диалог
Катлаулы темалар гади телдә аңлашыла
Нәрсә турында сөйләштек?
Хокук бозу белән җинаять арасындагы аерма
Үсмер 14 һәм 16 яшьтән нинди җаваплылык ала
Ялган чакыру, вандализм, урлау – моның барысы да мәкалә
Дуслары куркыныч эшкә өндәсә, нишләргә
Реаль тормыш ситуацияләрен бергәләп анализладылар, бәхәсләштеләр, ялгыштылар һәм нәтиҗә ясадылар. Мондый формат гади лекциядән күпкә нәтиҗәлерәк.