Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Тукайның әкият дөньясы"- балалар бакчасында театраль тамаша

26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. 

“ Чулпан” бакчасында күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм кысаларында балаларга Тукай шигырьләрен укыдык, аның әсәрләре буенча театральләштерелгән спектакль карадылар. Бу чара Габдулла Тукай истәлегенә хөрмәт күрсәтү генә түгел, балаларда туган телгә һәм мәдәни мираска мәхәббәт тәрбияләүдә дә мөһим адым булып тора.