Центральная библиотека

Тукайны бергәләп укыйбыз. Апрель

Чираттагы «Читаем Тукая вместе. Тукайны бергәләп укыйбыз» проектына шәһәребезнең “Инсаният” мөнәҗәт әйтүчеләр төркеме кушылды. Баулының «Ак калфак» татар хатын- кызлары оешмасы җитәкчесе, «Инсаният» мөнәҗәтләр әйтүчеләр төркемен әйдәүче Рима Яруллина һәм мөнәҗәтче Сәвия Низамова катнашты. Алар бөек шагыйребезнең «Шагыйрь» шигырен башкардылар.