Татарча диктант
2026 нчы ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде.
Бүген 24 нче апрель көнне “Татарча диктант” акциясенә Баулы ханымнары да кушылды. Әлеге чарада катнашучыларны Баулы җирлеге татар конгрессы җитәкчесе Шакирова Йолдыз Радик кызы сәламләде.
Быел диктант тексты Габдулла Тукайның “Бәхет” әсәреннән өзек иде. Текстны Баулы үзәк китапханәләр системасы мөдире урынбасары Зыярова Фәридә Әмир кызы укыды.