Дөнья балачактан башлана
1 июнь Хансевәр авыл китапханәсендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.Балалар төрле-төрле уеннар уйнадылар,шар кабарту буенча узыштылар,красвордлар,ребуслар,башваткычлар чиштеләр.Балаларга багышланган кызыклы әсәрләр укылып китте.Бәйрәм азагында татлы бүләкәр белән бүләкләнделәр.