Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Новости

"Балачакның якты төсләре"

30 нчы май көнне Татар Томбарлы авыл мәктәбенең җәйге ишегалды лагерына йөрүче балалар өчен " Карамалы" чишмә буенда сабантуй бәйрәме үткәрелде.

"Вакытлы матбугат- заман көзгесе"

19 май Матбуган көне уңаеннан Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Вакытлы матбугат- заман көзгесе” дип исемләнгән күргәзмә эшләде.

“Минем гаиләм”

Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Минем гаиләм” исеме астында түгәрәк өстәл артында тематик сәгать үткәрелде.

Бәйрәм "Җиңү көнен мәңге онытмам"

7 май көнне Татар Томбарлы авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Җиңү көнен мәңге онытмам" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

Акция " Георгий тасмасы"

Татар Томбарлы авыл китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» патриотик акциясенә кушылды.

Акция "Ветеранга бүләк"

5 май көнне. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, Томбарлы авыл җирлегендә яшәүче ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, 75 яшьтән өлкәнрәк сугыш балаларына, СВОга мобилизацияләнгән гаиләләргә һәм сугышчан хәрәкәт ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

"Шүрәле бездә кунакта"

Татар Томбарлы авыл китапханәсе балалар бакчасы белән бергә Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм үткәрделәр.

Акция "Ветеранга кунакка"

22 апрель көнне Татар Томбарлы авылы ктапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы Миназова Айгөл Мөхәммәт кызы белән бергә тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырдылар.

"Өч күзле светофор" иминлек сәгате

17 апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәчесе "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү максатыннан иминлек сәгате үткәрде.

"Галәм серләре"

12 апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә комонавтика көне уңаеннан викторина үткәрелде.

"Бакчачы киңәшләре"

Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Чөнки һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарганда гына мул уңыш алып була. Татар Томбарлы авыл китапханәсендә бакчачыларга өчен ярдәмгә китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар яңа бакчачылар, шулай ук тәҗрибәле яшелчәчеләр, чәчәк үстерергә яратучылар өчен дә кызыклы булачак, аларда күп сорауларга җавап табарга мөмкин.

"Сәламәтлек иленә сәяхәт"

4 апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшендәге балалар өчен сәламәтлек сәгате үткәрелде.

"Я-наследник Победы" Китап бәйрәме

Татар Томбарлы авыл китапханәсенең актив китап укучылары Баулы шәһәренеңң Муса Җәлил мәдәният йортында үткәрелгән китап бәйрәмендә катнаштылар.