Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Новости

“ Россия – минем Ватаным!” Викторина

1994 елдан 12 нче июнь дәүләт күләмендә Россия көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан, 10 нчы июнь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, балаларда патриотлык хисләрен тәрбияләү максатыннан, “ Россия – минем Ватаным ” исеме астында викторина үткәрелде.

"Балачакның бер көне" Бәйрәм

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бу уңайдан, Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән бергә, балалар өчен саф һавада бәйрәм оештырды.

"Великий государь великого государства" ИПЧ

2022 елда илебез Петр 1нең тууына 350 ел тулуны билгеләп үтә. Петр1 Бөек атаклы дәүләт эшлеклесе, Романовлар династиясеннән Мәскәү патшасы, Бөтенроссия императоры, Бөек реформатор.

Библиотөн-2022

25 май көнне,”Библиотөн-2022” кысаларында, Татар Томбарлы авыл китапханәсе ““Халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән кичә үткәрелде.

"Күңел өчен" Очрашу

27 май - Россиядә китапханә көне буларак билгеләнеп үтә.Бу датаны истә тотып, 20 май көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Күңел өчен” дип исемләнгән җылы очрашу үткәрелде. Китапханә, китапханәче, китап укучы бер-берсен тулыландырып, һәрвакыт бәйләнештә тора. Китапханә китап укучыларсыз,ә китап укырга яратучылар китапханәсез яши алмый. Китапханәче аларга аралашыра, бер-берсенә дөрес юл табырга ярдәм итә.

“Болгар иле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” мәгълүмат сәгате

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Бу уңайдан, 29 апрель көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Болгар иле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дип исемләнгән мәгьлүмат сәгате уздырылды.

"Без Тукай оныклары"бәйрәм

Бөек шагыйрь Г. Тукайның туган көне унаеннан,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе һам мәктап укучылары ясаган рәсемнәрдән күргәзмә ясалды.

"Җир-су хайваннары" танып-белү сәгате

18 апрель көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре өчен " Җир-су хайваннары" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.

Балалар китап атналыгы

Балалар китап атналыгы кысаларында, Татар Томбарлы авыл киханәсендә төрледән-төрле чаралар үтте.

"Нәүрүз мөбәрәк булсын!" Бәйрәм

24 март көнне,Татар Томбарлы авыл мәдәният йорты каршында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.Чараны китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре бергә әзерләде.

Бөтендөнья шигърият көне

21 март- Бөтендөнья шигърият көне. Бу көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе китап укучылар белән флешмоб үткәрде.