Библиосумерки "Дуслык бәйрәме"
23 нче апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе "Библиосумерки-2026"
акциясе кысаларында Халыклар бердәмлеге елына багышлап "Дуслык бәйрәме" дип исемләнгән масштаблы чара үткәрде.
Бәйрәмне алып баручы Эльвира Хәким кызы илебездә яшәүче халыкларның мәдәниятнең күптөрлелеген билгеләп үтте һәм кайберләре белән якыннан таныштырды.
Чарада рус, татар, казакъ, үзбәк халыкларының мәдәнияте, йолалары, гореф-гадәтләте тәкьдим ителде. Кунаклар бу халыкларның милли киемнәре белән таныштылар, үзләренә генә хас милли ризыклардан авыз иттеләр, дәртле матур биюләр карадылар.
Китапханәче дуслык һәм бердәмлек мохиты тудырып, кунаклар өчен төрле уеннар, бәйгеләр үткәрде. Барысы бергә җыелып "Дуслык агачы" булдырдылар, балалар яфракларга үз теләкләрен язып, агачка беркеттеләр.
Чара тәмләп чәй эчү һәм күңелле дискотека белән тәмамланды.
Бүгенге дуслык бәйрәме һәркемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды