Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

" Тукай әкиятләре сәхнәдә" тамаша

26 нчы апрель -Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына-140 ел була.    Шул уңайдан 24 апрель көннеТатарТомбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә кечкенә балалар өчен "Тукай әкиятләре сәхнәдә" дип исемләнгән бик матур эчтәлекле бәйрәм үткәрделәр. 
 
 Чара башында китапханәче балаларны Г.Тукайның иҗатына, тормыш юлына багышланган тематик күргәзмә белән таныштырды.Тукай әкиятләре буенча әңгәмә үткәрделәр. 
 
Чараның икенче өлешендә балалар әкият геройлары яши торган серле урманга килеп керделәр. Кошлар сайравы, су агышы, басмада Су анасы, куаклар арасында Шүрәле белән Былтыр каршы алды аларны.
 
 Тукайның әкият дөньясында кунакта булып, уйнап-биеп, үзләре дә шигырьләр сөйләп бәйрәмгә тагы да ямь өстәде балалар.