Мәдәни сәгать "Татар халкынын гореф-гадәтләре, йолалары"
16 нчы апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәчесе мәктәп укучылары өчен “Татар халкының гореф-гдәтләре һәм йолалары” темасына мәдәни сәгать үткәрде.
Чара “Пушкин картасы” программасы кысаларында оештырылды. 8-9 сыйныф укучылары музейда үткән чарага билет алып килделәр.
Мәдәни чара халкыбызның борынгы гореф - гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан чыгып әзерләнде.
Китапханәче укучыларга килен төшү, киленгә су юлы күрсәтү, туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, солдатка озату кебек йолалар турында сөйләде.
Укучылар аулак өйләрдә җыелып уйный торган “Без-без, без идек”, Кәрия-Зәкәрия”, ”Капкалы”, “Түбәтәй” кебек уеннарын эчтәлеге турында мәгълүмат алдылар, кайберләрен бергәләп уйнап та карадылар.
Әби-бабайлар заманында чигелгән сөлгеләрне, кулъяулыкларны балалар үз куллары белән тотып карадылар. Авыл миче белән танышытылар, ипи пешерү серләренә төшенделәр.
Музейлар- халыкларның рухи һәм матди культурасын саклыйлар. Бүгенге чарада да укучылар борынгы әйберләр белән генә түгел, ә татар халкының мәдәнияты, тарихы, яшәеше, үзенә генә хас үзенчәлекләре белән таныштылар.