Танып-белү сәгате"Серле космос"
10 нчы апрель көнне Татар Томбарлы авылы "Миләүшә" балалар бакчасында "Серле космос" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче Әхмәтҗанова Э. Х. балалар белән космос темасына әңгәмә үткәрде.
Тәрбияче Абдулхакова Л. И. балаларга космонавт, орбита, скафандр, станция, шлем кебек сүзләрнен мәгьнәсен аңлатты.
Кечкенә космонавтлар үзләре дә очышка әзерләнделәр: төрле күнегүләр ясадылар, биремнәр үтәделәр, кубиклардан ракета төзеделәр.
Чара ахырында китапханәче балаларга "Айда кунакта" дигән шигырь укыды.