Сәламәтлек сәгате "Саф һава сәламәтлеккә дәва"
7 апрель – Бөтендөньяда сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә.
Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә.
Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре белән бергә эш сәгатләрен саф һавада физик күнегүләр ясап башладылар.
Саф һавада сорт белән шөгыльләнү организмның функиональ активлыгын арттыра, кәефне күтәрә. аппетитны ача -дип белдерә галимнәр.