Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"95 яшьлек юбиляр" Очрашу

Татар Томбарлысы авылында гомер итүче  Шайдуллина Илгизә Салих кызы 95 яшьлек юбиллен билгеләп үтә. 
4 апрель көнне без аны күркәм гомер бәйрәме белән котладык. Татар Томбарлысы авыл җирлеге башлыгы  Миназова А.М. Илгизә апага Россия президенты В.В.Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Илгизә апаның бала-чагы да  авыр сугыш елларына туры килгән. Аларның гаиләсе өчен сугыш бигрәк тә мәрхәмәтсез булган. Чөнки гаиләдә өч кеше - әтисе, абыйсы, апасы сугышка китеп, кире әйләнеп кайтмаганнар. 
Тормыш иптәше Шайдуллин Тимерҗан Бөек Ватан сугышында катнашып, туган якларга исән-сау әйләнеп кайта. Ул авыл хуҗалыгы тармагы буенча югары белем алып, озак еллар авылда агроном, зоотехник булып эшли. Яхшы башкарган хезмәте өчен Татарстанның атказанган колхозчысы исеменә лаек була.
2001 нче елда Тимерҗан абый вафат булды.
Бүгенгесе көндә Илгизә апа килене һәм оныклары тәрбиясендә яши.