Бәйрәм "Китапның туган көне"
2 апрель-балалар китабының туган көне!
Бу көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсенә килгән балалар бу бәйрәмне чын-чынлап күңелле итеп билгеләп үттеләр.
Чара барышында әдәби викторина, кызык биремнәр, башваткычлар, төрле уеннар үткәрелде.
Китапханәче укучылар белән "Китап уку модада" мы ул? - дигән темага әңгәмә үткәрде, китап уку серләре белән уртаклашты.