"Татар халкы җәүһәрләре" мәдәни дәрес
31-март көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Татар халкы җәүһәрләре" дип исемләнгән мәдәни дәрес үткәрелде.
Чараның максаты: балаларны татар халкының элек-электән яратып киелә торган милли киемнәре белән таныштыру, аларның роле, әһәмияте турында сөйләү иде.
Чара барышында балалар калфак, түбәтәй, читек кебек татар халкы хәзинәләре белән таныштылар, аларны үз куллары белән ясап буядылар, читекне аппликация ярдәмендә бизәделәр.