Экологик сәгать "Кошлар ярминкәсе"
1 апрель - Халыкарар кошлар көне!
Бу көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Кошлар ярминкәсе" дип аталган экологик дәрес үткәрелде.
Чарада "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашты.
Китапханәче нәни дусларны кошлар дөньясы белән таныштырды, кошлар турында табышмаклар әйтте, әңгәмә үткәрде.
Балалар белән "Көн-төн"," Очты-очты каргалар очты..." кебек хәрәкәтле уеннар үткәрелде.
Чара ахырында балалар кошлар рәсемнәре буядылар.