Ачык ишекләр көне "Балалар китап атналыгы"
Балалар китап атналыгы кысаларында, Татар Томбарлы авыл китапханәсе китап укучы балаларны бәйрәмгә чакырып үз ишекләрен ачты.
Балаларның язгы каникул көннәре тылсым һәм маҗаралар белән тулды.
Юбиляр китаплар, яраткан әкият геройлары, әдәби викторина, кызыклы биремнәр- болар барысы да китап укырга яратучы балалар өчен әзерләнгән.
30-март көнне китапханәгә килгән балалар Бөтенроссия акциясе "балалар китабы атналыгы» турында кызыклы мәгълүмәт алдылар.
Чара барышында "Әкиятне өч предметтан танып бел» уены, "Әкияткә кунакка" викторина, "Әдәби геройлардан биремнәр" кебек уеннар үткәрелде.
Каникул көннәре китапханәдә күңелле һәм файдалы башланып китте.