Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"25 март- мәдәният хезмәткәрләре көне"

25 март көнне мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Татар Томбарлы авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе кунаклар кабул итте.
 
Чарада Баулы районы һәм Баулы шәһәре мәдәният хезмәткәрләре катнашты. 
Барлык мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Хөснуллина И.И, Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Миназова А. М., мәдәният бүлеге җитәкчесе Моратова Р. А котладылар. 
 
Татар Томбарлы авыл мәдәният йортының "Тамаша" театр төркеме ( җитәкчесе Нәүрүзбаева А. И.) кунакларга "Гафу итә алсаң әгәр..." спектаклен күрсәттеләр. "(авторы Г.Мөхәммәдшина).