"Хуш киләсең, Нәүрүз"
26-март көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бик матур, күңелле "Нәүрүз" бәйрәме үтткәрде.
Җылы кояш нурлары бәйрәмне тагы да бизәп җибәрде
Чара моңлы җырлар, уеннар белән үрелеп барды.Мәктәп укучылары бәйрәмдә матур шигырьләрне яттан сөйләделәр, такмаклар, яз турында мәкальләр әйттеләр.
Балалар йолага туры китереп кашыкка йомырка салып йөгерделәр, агач атка атланып чаптылар, чүлмәк ваттылар.
Учакта пешкән бәйрәм боткасын киилгән кунаклар барысы да яратып ашадылар. Төрле ярмалар кушып пешерелгән "дуслык" боткасы чыннан да авыл халкының олысын-кечесен берләштереп, бер-береңә хөрмәт, җылы мөнәсәбәт мохиты тудырды.